Илексаз егете кыр белән бәйле эшләргә гашыйк
Район басуларында язгы кыр эшләре ахырына якынлаша. Күпчелек культураларны чәчү төгәлләнде инде.
Әлбәттә, бер генә кампания дә авырлыклардан башка үтми: я һава торышы «көйсезләнә», я техникасы ватыла. Шулай да, гомуми тырышлык белән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быелгы чәчү сезонын да уңышлы башкарып чыктылар, диярлек.
– Кыр эшләре төгәлләнеп килә, дисәк тә була. Хәзерге вакытта өч агрофирмада да соңгы гектарларда рапс чәчелә. Явым-төшемнәр булмаса, ул да тиздән бетә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов.
Чәчү алдынгыларын бишкөнлек нәтиҗәләре буенча район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләп торалар. Бүләкләнүчеләр арасында Илексаз егете Рамил Галиевның исеме дә ишетелгәләде.
– Армиядән кайткач, 2017 елда чөгендер комбайнына утырдым. Ике елдан соң тракторга күчтем. Шуннан бирле язгы кыр эшләрендә катнашам, – диде «Сарман» агрофирмасы механизаторы.
9 сыйныфтан соң ул Яр Чаллы шәһәрендә электромонтер һөнәрен үзләштерә. Хәрби хезмәт үткәннән соң, педагогик белемгә дә ия була – теләсә, Рамил география укытучысы булып та эшли ала.
Тик егетне басу-кырлар тарта. «Кечкенәдән авылда үскәч, һәрвакыт әтием янында йөргәч, үземә дә кызык иде», – диде ул. Иршат абый әле дә алдынгы механизаторлар исәбеннән төшми. Тик башта ул улының үз эзләреннән баруыннан теләми, «җиңелрәк эш кара», – дия торган була.
Ләкин Рамилне авырлыклар куркытмый. «Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Читтән караганда, бер төрле булса, эчендә кайнаганда, гел икенче. Эшемне яратам. Чәчкән культуралар тишелгәнен күргәч, күңелгә рәхәт булып китә», – ди ул.
Язгы чәчү кампаниясе тәмамлангач, яшь механизатор, агрегатларны төзәтеп, пар җирләрен эшкәртүгә керешә. Комбайннар артыннан да җирләрне караңгы көзгә кадәр эшкәртә. Алар арасында көзге чәчү дә бар бит әле. Тик Рамил эш булганлыкка сөенә генә. Тырышлыгы да тиешенчә бәяләнә – чираттагы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча ул язгы культуралар чәчүчеләр арасында икенче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев