САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чәчү кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр

Мәгълүм булганча, басу-кырларда 2025 ел уңышы өчен нигез салына башлады. Чәчүлек җирләре сөрелеп, корткычларга каршы эшкәртелеп куелды.

Шикәр чөгендере, бодай чәчүгә керешкән механизаторларның кәефләре яхшы. Үзләре белән бүген басуда күрештек. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район җитештерү комплексларының башкаручы җитәкчесе Илшат Вәлиев белән берлектә, агрофирмалар басуларында булып, беренче-икенче бишкөнлек җиңүчеләрен бүләкләде. Механизаторлар арасында урыннар аларның нинди техника төрендә эшләвенә карап та бүленә. Үзебездә җитештерелгән тракторларда эш башкарганнар арасында беренче бишкөнлектә җиңү “Сарман” агрофирмасыннан Хамис Сабировка елмайды. Аның хезмәттәше Мансур Хафизов икенче урынга лаек булды. Өченче урынны “Нөркәй”дән Руслан Миннемөхәммәтов алды. Икенче бишкөнлектә исә алдынгы ике урын да “Җәлил” механизаторларына бирелде. Дамир Сәхәбетдинов, Таһир Ногманов алга таба да сынатмаска исәплиләр. “Нөркәй” агрофирмасында хезмәт куючы Мамадыш егете Булат Исхаков бик өметле күренде. Тырыш егетнең кечкенәдән эшләп үскәне күренә. Ә чит ил тракторларында эш башлаган “Сарман”лылар Хатип Хафизов, Азат Даутов, Илдар Зиннуров, сертификат алырга чыкканда да, сөенечләрен яшермәделәр. Хезмәттәшләре Руслан Сәлахов икенче бишкөнлектә беренче булганы өчен акчалата бүләккә ия булды. Икенче-өченче урыннар өчен бүләкләнгән Ринат Илдарханов, Айдар Кәрамов – икесе дә “Җәлил” агрофирмасы данын күтәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев