САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
АШ-СУ

Сарманлыларга кычыткан ашы файдалы булыр

Хөрмәтле хуҗабикәләр, язгы витаминлы кычыткан ашы пешереп калырга тырышыгыз. Кычыткан ашы язгы авитаминоздан булыша, озын кышлардан соң организмга энергия бирә.

Кычыткан яфракларында А, В, С, Е, К витаминнары бар. Организмны шлаклар, токсиннардан чистарта, холестеринны киметә.

- Кычыткан ашын итле итеп тә, итсез дә пешерергә мөмкин. Моның өчен 2,5 л. шулпа, 300-350 гр. кычыткан, 1 баш суган, 1-2 бәрәңге, 2 йомырка, 1 кишер, яшел суган һәм укроп, тәменчә тоз кирәк.

Кычытканны юып, тиз генә пешекләп алырга һәм турарга. Кайнап торган шулпага кишер белән бәрәңгене ваклап салып пешерергә. Шулай ук туралган кычыткан һәм суган салына. Ахырда йомыркаларны аерым туглап, кайнап торган ашка салып болгатырга. Табынга каймак яисә катык белән бирелә.

Ашларыгыз тәмле һәм шифалы булсын! - диде «Ак калфак» хатын-кызлар төбәк иҗтимагый оешмасының Җәлил бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Гарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев