Район судында агымдагы елның 8 аенда юл-транспорт аварияләре белән бәйле 24 эш каралган.
Иминият компаниясе А.га карата дәгъва белән район судына мөрәҗәгать итә, ләкин аның гаризасы өлешчә генә канәгатьләндерелә.
2024 елның җәендә А. идарә иткән машина юл-транспорт авариясенә эләгә. Документлардан күренгәнчә, һәлакәттә гаепле дип нәкъ менә ул табыла. Авария вакытына аның гражданлык җаваплылыгы да иминиятләнмәгән була. Зыян килгән машинаны иминиятләгән компания А.га карата судка дәгъва гаризасы яза һәм авариядә катнашучы икенче машинага килгән зыянны эзләп алуны сорый. Ул килешү шартлары буенча зыян күргән машинаны ремонтлаган оешмага 300 мең сумга төшкән ремонт бәясен түләгән була. Иминият компаниясе, ремонт бәясеннән тыш, 9 мең сумнан артык күләмдә дәүләт пошлинасын, почта элемтәсе чыгымнарын, карар үтәлмәгән һәр көн өчен процентларны да эзләп алуны үтенә.
Эш материаллары белән танышкач, суд түбәндәге нәтиҗәгә килә. Законда каралганча, хокукы бозылган кеше, чыннан да, үзенә килгән зыянны тулысынча түләтергә хокуклы, ләкин моның өчен законда яки килешүдә килгән зыянны кимрәк күләмдә түләтү каралмаган булырга тиеш. Килгән зыян, дигәндә, бу очракта авария нәтиҗәсендә җимерелгән машинаны ремонтлау чыгымнары, машина җимерелү сәбәпле алынмый калган керемнәрне аңларга кирәк.
Ләкин суд, икенче җавап бирүче итеп, җаваплылыкка А. хезмәт куйган җәмгыятьне дә җәлеп итә. Чөнки «Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү турында»га Федераль закон нигезендә, транспорт хуҗалары үзләренең гражданлык җаваплылыгы куркынычын имниятләргә тиешләр. Россия Федерациясе Гражданнар кодексы нигезендә, зыянны каплаучы зат – бу очракта иминият компаниясе аны авариядә гаепле дип табылган кешедән, ягъни А.дан эзләтеп алырга хокуклы. Ләкин аның гражданлык җаваплылыгын ул хезмәт куйган оешма иминиятләтергә тиеш булган, ә бу эшләнмәгән. Шунлыктан авария өчен А. да һәм ул эшләгән оешма да җаваплы булып чыгалар.
Шулай итеп, суд иминият компаниясенең А.га һәм ул хезмәт куйган оешмага биргән дәгъва гаризасын өлешчә канәгатьләндерә һәм иминият компаниясе файдасына оешмадан 300 мең сум күләмендәге ремонт, 9 мең сум күләмендәге дәүләт пошлинасын, почта чыгымнарын, карар үтәлмәгән һәр көн өчен процентларны эзләп алу турында карар чыгара.
Нет комментариев