Районның элеккеге архитекторы агачларга икенче тормыш бүләк итә
Җәмгыять

Районның элеккеге архитекторы агачларга икенче тормыш бүләк итә

Сарман авылының яңа микрорайонында хуҗасының исеме түбә кыегына язылган бер йорт бар. Май чүлмәгеннән күренә, дигәндәй, биредә оста куллы, 70 төрле һөнәр иясе Флер Әхмәтшин яши.

Аның агачларны “биетү”, тимерне “җанлы итү”, хайваннарны терелтү сәләте бар. 

Останың алачыгын без дә күреп кайттык. Аучы, балыкчы, умартачы, урманчы, бакчачы, талчыбыктан үрүче, тегүче, мичче, агач эшкәртү остасы, тимерче, кыскасы, аның шөгыльләрен санап бетерерлек түгел. Тотынган һәр эшен яратып, җиренә җиткереп башкара, булсынга дип эшли.

- Без табигатьтә йөрергә яратабыз. Урманнарга барсак, андагы ауган, корыган агачларны күзләп, ботакларны барлап йөрим, тамырларын, төпләрен дә карыйм. Болардан берәр нәрсә ясап булыр, дип, мин аларны алып кайтам. Агачка ябышып үскән гөмбә, без аны “оры”, дибез, - аларны да алып кайтып, киптерәм дә, чокып, төрле савытлар ясыйм, - дип, үзенең эшләре белән таныштыра башлады Флер Нигъмәтулла улы. 

Остаханәсендә агач эшкәртү станы бар. Иске кер юу машинасы двигателе кулланып, аны үзе ясаган ул. Һәр эш коралының үз урыны бар, һәм аларның ниндие генә юк икән?! Урман-кырлардан, аланнардан алып кайткан төрле формалы агач-ботак кисәкләре, бүкәннәр тезеп куелган. Өрәңге, карагай, каен, зирек агачының әллә нәрсәләргә охшаган кәүсәләрен табып алган оста. 

- Кайвакыт табигать тудырган могҗизаларга бер элемент өстәү дә җитә. Карап-карап торам да, нәрсәгәдер охшатып, тулыландырып, берәр нәрсә ясап куям. Менә бу агач кисәген гел үзгәртмәдем, диярлек. Бары тик ике урынын гына сызып, күз ясап куйдым, - диде райондашыбыз, бакчаларында чәчәкләр арасына яшеренгән бер әкият герое башына ишарәләп.  

Һәркем дә күрә алмаган матурлыкны эләктереп алып, аннан берәр төрле шедевр барлыкка китерә ул. Кыскасы, корыган агачка икенче тормыш бүләк итә райондашыбыз. Чистарта, кайната, эшкәртә, киптерә, дөресрәге, технологиясен белеп-аңлап эшли. Шул рәвешле төрле вазалар — икмәк, сыр, конфет-печенье, чәчәк өчен оригиналь савытлар барлыкка килә. Карап торышка ук затлы күренгән әйберләргә күпме хезмәт, вакыт һәм сабырлык таләп ителә. Аларның күбесен станда түгел, озаклап шомартып, кулдан эшли агач остасы. Һәркайсына күңел җылысын сала.

Ишек төбеннән үк гаилә башлыгы ясаган фигуралы эскәмия каршы ала. Аның формасы әкият персонажын хәтерләтә. Аяк киеме кия торган “кашык”-җайланма да үзенчәлекле.

Бакчадагы корыган алмагач кәүсәсен чыгарып атмаган оста, аларга яңа роль йөкләгән. Кыр кәҗәсе тоягы да җайланманың тоткыч ролен үти. Шуннан ук зәвыклы вазалар да ясаган. Күпме фантазия кирәк бит әле боларны эшләргә!    

- Мин шөгылемнән рәхәтлек, күңел тынычлыгы алам. Һәр эшемнең нәтиҗәсен күреп сөенәм, канәгатьлек тоям. Әле бер, әле икенче төрлесен эшләгәч, туймыйм да, - ди кул остасы.

Җәйге ял итү йортлары да исемле. Ишеге өстенә “Әби һәм бабай” дигән язу беркетелгән. Анысын балалары, оныклары язып элгәннәр. Анда да хуҗа кулы белән ясалган өстәл-урындыклар, төрле паннолар бар. 

Яшәгән йортларының бер бүлмәсе музейны хәтерләтә. Андагы эксклюзив эшләнмәләрдән күзләр камаша. Чәшке, кабан, кыр кәҗәсе, балык башларын, эшкәртеп-киптереп, алардан сувенирлар ясап элгән. Болан, поши мөгезләреннән шундый матур элгечләр барлыкка килгән. Агач ботагына кунаклаган кошлар, ябалак, әйтерсең, тере. Бүлмә стеналары да тематикалы орнаментлар белән бизәкләнгән. Кул эшләре арасында үзгә бер экспонат бар. Хуҗа өчен ул аеруча кадерле.  

- Бу статуэтканы 1973 елда 8 сыйныфта укыганда ясаган идем. Бер бәйгедә катнашкан өчен, мәрмәрен бүләк иткәннәр иде. Шуңа охшатып, агачтан үзем ясап карарга булдым. Шул чакта ук үзебез яшәгән йортның олы капкасын агачтан бизәкләп ясадым. Хәзерге кебек, ул вакытларда да сәнгать мәктәпләре булса, бәлки, башкачарак та булыр иде, - дип беренче эшләре белән таныштырды оста.

Осталыкка нигез, димәк, мәктәп елларыннан килә. Укытучы гаиләсендә тәрбия алган егет туган авылы Күтәмәледә сигезенче сыйныфка кадәр укый, аннан Иске Кәшердә урта мәктәп тәмамлый. Оста чаңгычы да булган егетнең сәләтләрен физкультура укытучысы күреп, аны шул юнәлештә үстерергә тели һәм, юллама алып, педагогия институтына җибәрә. 

- Ул вакытта Фәрит Газыйм улының Казанда укып йөргән еллары. Аның белән Горький паркында очраштык та, ул миңа ничек итеп йөгерергә киңәшләр бирде. Кыскасы, имтиханда без сикердек, йөгердек, әмма минем баллар җитмәде. Шулай итеп, спортчы була алмый калдым мин. Шуннан төзелеш техникумына киттем. Анда техник-төзүче белгечлеге алдым. Профессор Пономаревның: “Бернәрсәгә дә үкенмә. Син хезмәт дәверендә зур-зур йортлар салырсың, алар матур истәлек булып калырлар. Ә физкультурачы булсаң, башкачарак булыр иде”, - дигән сүзләре хәтергә уелып калды. Чыннан да, Аллаһ Тәгалә кушуы булгандыр, мин спорт буенча укый да алмаган булыр идем. Озакламый, аякларым авыртып, операция ясатырга һәм шактый вакытлар дәваланырга туры килде миңа. Аннан тагын аягымны сындырдым. Ә техникумда яхшы билгеләренә генә укыдым, күп вакыт имтиханнарымны автомат рәвештә тапшыра идем. 4 ел укыгач, Сарманга эшкә кайттым. МСОга урнашырга йөргәндә, авыл хуҗалыгының капиталь-төзелеш бүлеге начальнигы Вагыйз Әхмәдиев чакырып алды. Авыллардагы бөтен объектлар төзелеше безнең бүлек контролендә булды. 1995 елдан хакимияткә архитектура бүлегенә күчерделәр, - дип, хезмәт юллары белән дә таныштырды Флер Нигъмәтулла улы. 

Лаеклы ялга район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеген җитәкләгән вазифадан китә ул. Чыннан да, профессорның сүзләре рас килә. Авыллардагы, район үзәгендәге төзелешләргә Флер Әхмәтшинның да күңел җылысы, төпле уй-фикерләре салынган.

Ул әле бик оста итеп чабата да үрә. Анысына тормыш иптәше Кадрия апаның әнисе өйрәткән. Сугыш алды һәм аннан соңгы елларда кулланылган аяк киемен үрү серләренә дә төшендерде һәм мастер-класс уздырды оста. 

“Бүгенге көндә нигә инде ул чабата?” — диярләр, бәлки. Ул бик матур сувенир ролен үти ала, фольклор ансамбльләренә сәхнәдә чыгыш ясар өчен дә кирәк, - диде райондашыбыз.

Юкә тузыннан ясалган эшләнмәләрне ярминкәләрдә дә очратырга була. Аларны халык бик яратып, кызыксынып ала. Борынгы стильдәге йортлар, җәйге ял итү бүлмәләрен бизәр өчен популярлашып баралар алар. 

Тал чыбыгыннан кәрҗиннәр, бала коляскасы да үргән Флер Нигъмәтулла улы. Оныгына бүләккә ясалган кечкенә карават күзләрне иркәли.   

Илһамландырып, аны яңа төрле эшләргә рухландырып торган тормыш иптәше Кадриягә рәхмәтле ул. “Син аны булдырасың бит! Син аны эшлисең!”, - дип, миңа ышаныч өсти. Тире исе үзенчәлекле бит. Гомумән, табигый материалның спецификалы исе бар. “Пычратма өйне, тузан җыеп яталар”, дисә, берни дә эшләп булмас, килешенмәгән эшнең рәхәтен дә тоймас идем”, - ди ул.

Гомерен халык сәламәтлеген ныгытуга багышлаган Кадрия апа үзе дә матурлык ярата. Затлы гөлләр үстерә, аш-суга, пешеренергә, тегәргә, бакча эшләренә оста. Төрле төсле җепләрдән бәйләнгән кул эшләрен күргәзмәләрдә генә йөртерлек. Матур-матур күлмәкләр тегеп, оныкларын сөендерә. Гаиләнең матур сәләтләре балаларына да күчкән. Алар да кул эшләренә әвәс: агач эшләренә осталар, төрлесен иҗат итәләр, рәсем ясарга да яраталар.

Шәригать кануннары буенча яшәү рәвешен сайлаулары да Әхмәтшиннарның күңел байлыгы, рухи кыйммәтләре, әхлак тәрбиясе турында сөйли. Һәркөнне, диярлек, парлап кичләрен җәяүләп йөриләр, урман һавасын яраталар алар.

“Сәнгать өчен матурлык — урманда түгел, кеше күңелендә. Кешедәге матурлыктан көчлерәк матурлык юк дөньяда”, - дигән бер акыл иясе. Бу — тормыштан алынган, хак сүзләр.  

 

Альбина Сабирова

#милләтембизәкләре#миллипроект#


Нет комментариев