Ай саен нинди дә булса гүзәл затның машина белән «градуслы» килеш идарә иткәне ачыклана. Сарман районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Илнур Юнысовның чыгышы – шундыйлар хакында.
– Август аенда район буенча 1 нче һәм 2 нче суд участокларында транспорт руле артына алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә утыручылар белән бәйле 9 эш каралды. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланучы машина йөртүчеләр арасында 4се – Җәлил поселогыннан, 5се Сарман һәм район авылларыннан булып чыкты. КомиАССРда туып-үскән, Ульяновск шәһәреннән килеп, район авылларының берсендә яшәүче уртача яшьләрдәге Д. күрше райондагы түләүле юлда юл-транспорт авариясенә сәбәпче була. Ул юлдан исерек килеш зур тизлек белән бара һәм юл ремонтлаучы юлчыларның махсус техникасына килеп бәрелә. Бәхеткә каршы, бәрелеш вакытында кешеләргә зыян килми. Транспорт руле артына исерек хәлдә утырган очрак буенча аның эше суд участогында каралды, ә чит техникага зыян китергән очрак буенча гражданлык эше ачылды. Д. үз гаебен тулысынча таныды. Транспорт руле артына исерек килеш утыруның икенче очрагы Сарманда булды. 1979 елгы И. юл сагында торучылар тарафыннан иртәнге сәгатьләрдә тоткарлана һәм ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь күләме күп булмый. И. тикшерү нәтиҗәләре белән ризалаша. Өченче тоткарланучы – шулай ук Сарманныкы. 1973 елгы ир-ат хокук сакчылары кулына Сарман-Чаллы юлында көпә-көндез шактый исерек хәлдә тоткарлана, ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь күләме 1,140 мг тәшкил итә. Дүртенче тоткарланучы да Сарман кешесе була һәм иртәнге сәгатьтә район үзәгендә тоткарлана, 1961 елгы, ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,768 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Бишенче тоткарланучы – 1969 елгы, Әлмәт шәһәре кешесе, хокук сакчылары кулына Җәлил поселогында нык кына исерек хәлдә эләгә. Ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,307 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Алтынчы хокук бозучы – Җәлилнеке. Хокук сакчылары тарафыннан кичке сәгатьләрдә тоткарлана. Ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь күләме күп булмый. Тикшерү нәтиҗәләре белән ризалашмый, аны хастаханәгә алып барырга мәҗбүр булалар. Ул медицина тикшерүеннән дә баш тартмый. Җиденче кеше Сарманда тоткарлана, ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,600 мг алкоголь барлыгы ачыклана. көндезге сәгатьләрдә шактый исерек хәлдә тоткарлана. Сигезенче кешенең дә машина белән алкогольле эчемлекләр эчән хәлдә идарә итүе тикшерү нәтиҗәләре белән раслана. Тугызынчы хокук бозучы – Җәлил поселогында яшәүче 1974 елгы хатын-кыз, Сарманда тоткарлана, ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,209 мг алкоголь барлыгы ачыклана.
– Кичә кичтән соң гына кунаклар килгән иде. Барыбызга бергә литр ярым сыра эчтек. Инспекторлар кулына эләгәсемне белсәм, һичшиксез, эчмәгән булыр идем, – диде ул.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның 5се суд утырышына килде, калганнары эшне үзләреннән башка гына карауларын сорап гариза яздылар. Барысына карата да ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм һәркайсына 45 мең сум штраф салу турында карар чыгарылды.
Нет комментариев