Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) урнаштыруның чираттагы этабы төгәлләнде. Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә барлыгы 18 светофор объектлары модернизацияләнде.
Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшләрне финанслауга 125,7 миллион сум тотылган, шуның 91,8 миллион сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.
Шәһәрләр буенча төп саннар:
* Казанда: 12 светофор яңартылган. Аларга адаптив идарә өчен 12 контроллер, 61 детектор һәм 12 видеокүзәтү камерасы куелган (Тэц, Кол Гали, Магистраль, Айдаров һәм Габишев урамнарында).
* Яр Чаллыда: 6 объект заманчалаштырылган. Шунда 6 транспорт контроллеры, 28 детектор һәм 7 камера урнаштырылган (Трубный тыкрыклары, Индустриальный, Хлебный һәм Машиностроительная урамнарында).
Яңа җайланмалар транспорт агымын реаль вакыт режимында анализлый һәм светофор сигналларын юлдагы авырлыкка карап автоматик рәвештә көйли.
«Интеллектуаль системаларны кертү юллардагы тыгымнарны азайтырга мөмкинлек бирә — хәрәкәт хәтта час-пик вакытында да салмаграк була. Без бу юнәлеш буенча эшне дәвам итәчәкбез», — дип белдерде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
Мондый проектлар халык саны 300 меңнән артып киткән һәм трафик күләме зур булган агломерацияләрдә гамәлгә ашырыла. Татарстанда ИТС системасы 2020 елдан бирле үстерелә: соңгы биш елда республика буенча 124 светофор модернизацияләнгән, 597 детектор һәм 610 видеокамера куелып, бердәм челтәргә кер
телгән.
Нет комментариев