САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

"Тыңлаган саен каз тәне чыга". Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" җырының клибы

Илсөя Бәдретдинованың "Гафу ит, әнкәй" җырының клибы чыкты. Җырчының фан төркемендә "Җырны тыңлап бер елаган идем, клипны карап тагын бер еладым", - дип язалар.

"Искиткеч җыр, Илсөя, бик күпләр өчен сабак булырлык, авыр сүзләр әйтмәскә әниләргә, ничек кенә әйтәсең килсә дә тыелырга. Чөнки шушы ук синең үзеңә әйләнеп кайтырга мөмкин". "Тыңлаган саен каз тәне чыга", "Елый-елый, әнине искә алып тыңладым", - дип бәяләгәннәр. 

Клипта Илсөя авырлы булып төшкән кадрлар бар. Аларны да социаль челтәрләрдәге укучылар бик ошаткан.

Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" ("Гафу ит, әнкәй) җырының шигырен Ренат Галиаскар, көен Риваль Хисмәтуллин язган. Рөстәм Ахунов һәм Адель Хәмзин аранжировкасы. 

 Көзге каршысына басам да 

Әнкәй, синең белән сөйләшәм 

Шул ук күзләр, шул ук җыерчыклар: 

Еллар үткән, мин дә үзгәргән... 

 Әнкәй, ә син хәтерлисең микән? 

Хәтерлисең... Күзләр яшьләнә. 

Әйтеп аткан идем кызуланып: 

"Өйрәтмә син мине яшәргә!" 

 Менә әни. Ул көн килеп җитте. 

Миңа бүген нәкъ шул сүзләрне 

Күзләремә карап, улым әйтте. 

Белсәң иде ничек түзгәнне? 

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/tatar-jyrlary/ty-lagan-saen-kaz-t-ne-chyga-ils-ya-b-dretdinovany-kicher-mine-nk-y-yryny-kliby-chykty/

Фото: Клиптан скриншот

 

Фото: Клиптан скриншот

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/tatar-jyrlary/ty-lagan-saen-kaz-t-ne-chyga-ils-ya-b-dretdinovany-kicher-mine-nk-y-yryny-kliby-chykty/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев