САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Моргенштерн Диләрә Зиннәтуллинага өйләнгән

Туй мәҗлесен Ксения Собчак алып барган.

Кичә, 31 августта, популяр рэпер Моргенштернның (Алишер Вәлиев) никахы булган. Ул сөйгәне Диләрә Зиннәтуллинага өйләнгән.

Бу вакыйганы яшьләр 90нчы еллар стилендә үткәргән. Конкурслар үтеп, кәләшне сатып алу, ЗАГСта теркәлү. Кияү белән кәләш лимузинда түгел, ә “Деу Нексиа”да йөргән. Моргенштернның кәләше дә кулына да чәчәкләр түгел, “чупа-чупс” кәнфитләреннән ясалган гөлләмә тоткан. Кияү дә үзенең образына хас бизәнгечләрне салган һәм киң чалбарлы (үзенә хәтта зур кебек) соры төстәге костюм һәм күзлек кигән. Тантананы Ксения Собчак алып барган. Кунаклар күңелен Россия эстрадасының билгеле артистлары күргән.

 

ФОТО: Диләрә Зиннәтуллина инстаграмыннан скриншот

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/morgenshtern-ylngn-dilr-zinntullinaga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев