САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова: «18 ел буена Башкорстанга йөреп, мондый хәлгә калган юк иде»

Башкорстанда татар җырчыларының концертлары өзелү сәбәпле Илсөя Бәдретдинова видео-мөрәҗәгать белән чыкты.

«Исәнмесез! Фирдүс Тямаев белән булган хәлләрдән соң үземнең фикеремне белдерергә булдым. Әйе, бүгенге көндә андый проблема бар. Без инде хәзер ничә ай дәвамында Башкортстан республикасындагы районнарга концертлар белән керә алмыйбыз. 100% халыкны кертергә дигән указ чыкса да, көн ала алмыйбыз. Шул ук вакытта спорт чаралары үтеп тора, коллегалар гастрольләр белән йөреп торалар. Бернинди чикләр юк кебек, ләкин без керә алмыйбыз.

Апрель башында Миякәдә ике көн концертым булырга тиеш. Сорау туа: безне кертәчәкләрме, утлары булырмы? Без берни дә аңламыйбыз. Башкорстан тамашачылары: „Сез нишләп безне оныттыгыз, йолдызландыгыз?“ — дип язалар. Юк, кадерлеләрем, безнең бик киләсебез килә, тик килә алмыйбыз. 

Хөрмәтле җитәкчеләр, без кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмибез. 18 ел буена Башкортстанга гастрольләр белән йөреп, мондый хәлгә калганым юк иде. Нәрсә эшләргә дә белмим, сәбәбен дә аңлата алмыйм. Без сездән җавап көтәбез. Бик зур хөрмәт белән, Илсөя Бәдретдинова», — дип сөйләде ул. 

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/24-03-2021/ils-ya-b-dretdinova-18-el-buena-bashkorstanga-y-rep-mondyy-h-lg-kalgan-yuk-ide-5814751

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев