САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Эльмира Сөләйманова: «Рус кешесе белән очрашып йөргәнемне белгәч, әни артык шатланмады»

Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата. Җырларын да чын күңеленнән башкара ул. Шуңадырмы, җырлары уйландыра, хисләргә чумдыра һәм бер генә кешене дә битараф калдырмый.

-Кибеттә эшләгән елларымда булачак ирем белән таныштым. Көн дә 16.30 сәгатьтә, эштән кайтышлый, бер егет ярты ак ипи белән «Ряба» майонезы сатып ала иде. «Ул майонезны бер көн эчендә ничек ашап бетерә икән?» – дип аптырый идем. Ялгыз икәне аңлашыла иде, чөнки ул йә әнисе белән, йә берүзе генә керә иде. Озак ошатып йөрдем. Дус кызым аның дусты белән оч­рашып йөри иде. Миңа ошаганны белгәч, таныштырды. Рус милләтеннән булып чык­ты, исеме – Дмитрий.

Гаилә корганда, миңа – 20, ә аңа 21 яшь иде. Дүрт ел бергә яшәгәннән соң, балага уздым. Һәм шулвакыт, ЗАГСка барып, никахны теркәргә кирәк, дигән уйга килдек. Икебезнең дә әтиләр юк, әниләр үзләре генә зур туйлар ясый алмый. Аптырагач, банкка барып, кредитка 70 мең сум акча алдык. Заманына күрә ул 70 мең сум бик зур акча иде. Гөрләтеп, туе­бызны уздырдык. Безгә, бүләк итеп, кунаклар 76 мең сум акча бирде. Икенче көнне үк банкка бурычыбызны кайтардык. Калган 6 меңгә радиотелефон һәм компьютерда уйнар өчен руль сатып алдык (көлә). Үзебез бәби көтәбез, бергәләшеп компьютерда уйныйбыз. Күп майонез ашый торган иремне ул гадәтеннән биздердем, чәенә дүрт кашык шикәр сала иде, хәзер бөтенләй шикәрсез чәй эчә. Менә шундый мәхәббәт тарихы.
2006 елда кызыбыз Диана туды. Аны биш айлык чагында каенанама калдырып, гастрольләргә чыгып киттем. Нянябыз беркайчан да булмады, балаларны чит кешедән каратмыйм. Диманың әнисе бик яхшы тәрбияли, аңа бар яклап та ышанам.
2014 елда икенчегә әни булдым. Улыбыз Артем исемле. Балаларыбызга татарга да, руска да туры килгәнрәк исемнәр бирергә тырыштык.

– Ирегез белән икегез ике милләттән, ике төрле диндә сез. Моның авырлыклары бар­мы?
– Рус кешесе белән оч­рашып йөргәнемне белгәч, әни артык шатланмады. Әмма никах укыткач, тынычланды. Әлбәттә, яшь чакта аны-моны уйлыйсың димени инде? Бар нәрсәгә дә җиңел карыйсың. Менә хәзер бераз авырлыклар туа: иремнең пасхасы икән, минем ураза... Аларга бу көнне эшләргә ярамый икән... Тегеләй икән, болай икән... Әмма мин каршы килмим. Өйдә тәреләр эленеп тормый, ә минем «Бисмилла» мин күрә торган җирдә генә. Чукынып та ятмыйбыз, «Бисмилла» да укымыйбыз, әмма бер-беребезнең динен хөрмәт итәбез. Алдан ук сөйләшү шундый иде. Өйгә мулла чакыртып, зурлап Коръән ашы укытасы килә... Үз фатирым булгач, шулай эшләрмен дип хыялланам.
Дима хәзер татарча да аңлый башлады инде. Телефоннан ахирәтләрем белән сөйләшсәм дә, ишетеп калса: «Нәрсә мине чәйнисез?» – дип килеп әйтергә мөмкин. Хәйләкәрләнде ул хәзер (көлә).

Әмма бернигә карамастан, ирем­нән 100 процент уңдым дип әйтә алам. Балаларны яхшы карый ул, мине хөрмәт итә. Безнең гаилә бер-береңә ышануга корылган. Ул мине тикшерми, мин аны тикшермим. Бер-беребезнең телефоннарында казынмыйбыз. Аңа шалтыраталар икән, кем икәнен барып та карамыйм. «Сиңа шалтыраттылар», – дип кенә әйтәм.

Чыганак

Фото: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев