САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әзрәк туйдыра инде» - Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә мәктәп турында сөйли

«Гомәргә рәхәт, аңа бер эш эшләргә кирәкми. Ашый, ята, йоклый, бабайга бара», — ди Ләйлә.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә быел беренче сыйныфка укырга керде. Инде менә Ләйлә дә бераз арыган булса кирәк. Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмда: «Ләйләнең зарланып әйтүе түгел, болай гына» дип, бераз гына зарлы сүзләрен куйды.

«Әзрәк туйдыра инде бу мәктәптән, чынлап та», — дип авыр сулап башлый сүзен Ләйлә.


«Гомәргә рәхәт, ул бабайга бара, ул бабайда кунакта ята. Аңа рәхәт, аңа бер эш эшләргә кирәкми. Ашый, ята, йоклый, бабайга бара», — ди Ләйлә кулларын чәбәкли-чәбәкли.

Аннары ул мәктәп хәлләрен сөйли. «Ә бездә йоклап кара?! „Икеле“ чәпиләр дә куялар. Ярар инде, зарланып әйтүем түгел. Яратам мин мәктәпне, яратам», — ди Ләйлә.

Әнисе аннан: «Мәктәптә каласыңмы?» - дип сорый.

«Инде язылгач, калам инде», — ди Ләйлә.

Инстачылар Ләйләгә соклана, «күз тимәсен», «бөек артистка», диләр. «Мәктәп белән генә бетсә икән. Әле тормыш алда», — дип язалар.

 

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев