Ана капиталыннан айлык түләүне рәсмиләштерү шартлары
Җәмгыять

Ана капиталыннан айлык түләүне рәсмиләштерү шартлары

Татарстанда өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләр ана капиталы исәбеннән айлык акчалата түләү алырга мөмкин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу ярдәм чарасы билгеле бер шартларга туры килгән ата-аналарга бирелә. Айлык пособие күләме төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез булып, Татарстанда быел ул 15 615 сум тәшкил итә. Түләүне рәсмиләштерү өчен сертификат счетында кулланылмаган акча калуы һәм гаиләдә кеше башына уртача керемнең яшәү минимумының икеләтә күләменнән (15 073 сумнан) артмавы зарур. Гаиләдә өч яшькә җитмәгән берничә бала булса, түләү бер гариза нигезендә аларның һәркайсына билгеләнә. Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша электрон рәвештә, Күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итеп яки Россия Социаль фондының җирле бүлеге аша тапшырырга мөмкин.


Нет комментариев