САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк

Сыйныф җитәкчеләренә республика тарафыннан түләнгән өстәмә акчалар да сакланачак.

2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте. Министр сүзләренчә, сыйныф җитәкчеләренә республика тарафыннан элегрәк түләнгән өстәмә акча да сакланачак. Бүген Татарстанның Алабуга шәһәрендә узучы киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнаша. 

Фото: Солтан Исхаков/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев