САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Саклауның иң өлкән кешесенә 90 яшь тулды

.

Күптән түгел авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне ачу тантанасында Яңа Саклауның иң өлкән кешесе Гыйздетдинова Мөбәширә Гыйлметдин кызына кызыл тасманы кисү хокукы биргәннәр иде. Бүген хөрмәтле ветеранга 90 яшь тулды . Олуг юбилее белән аны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды . Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйлметдинова, Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альмер Сабиров, балалары, туганнары да Мөбәширә апага сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев