Түбән Чыршылы авылыннан Ивановларның тормыш һәм хезмәт юлларын һәркемгә өлге итеп куярлык
Җәмгыять

Түбән Чыршылы авылыннан Ивановларның тормыш һәм хезмәт юлларын һәркемгә өлге итеп куярлык

“Кешеләргә мәхәббәт ул ата-ананы, иреңне, балаларыңны яратудан башлана”, — дип язган бер әсәрендә якташыбыз Мәдинә Маликова. Анна апа белән аралашканнан соң, бу сүзләрнең нәкъ менә аңа да кагылышлы булуын аңладым.

Гади, сабыр, ачык йөзле, кайгыртучан ананың күз уңыннан, мөгаен, бернәрсә дә узмыйдыр. Ир — баш, хатын — муен, дисәләр дә, Ивановлар гаиләсендә киңәш-табышсыз бер эш тә башкарылмый. 

Түбән Чыршылы авылында яшәүче Петр Макарович белән Анна Назаровнаның туган көннәре — бер-бер артлы. 25 октябрьдә алар, ике бәйрәмне берләштереп, балаларын, онык-оныкчыкларын, туганнарын мул табын артына җыйдылар. Гаилә башлыгы моннан 90 ел элек нәкъ шул көнне туган.

Ивановларны олуг юбилейлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре һәм күчтәнәчләр тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Роза Гилева, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Илгизә Садыйкова, авыл ветераннар советы рәисе Галина Тимашева, якыннары да тигез гомер, тыныч картлык, саулык, кадер-хөрмәт теләделәр. 

- Авылның "аяклы тарихы" ул. Петр дәдәй сөйләгәннәрне теркәп барсаң, бер генә түгел, ике китап язарлык. Бик күп белә, күңелендәге истәлекләре, хатирәләре белән уртаклаша. Умарталар тоталар, иң тәмле бал да аларда, — дип мактадылар авылдашлары. 

Гаилә башлыгы шушы авылда туып-үскән. Бертуган абыйсы бик яшьли гүр иясе булган. Петр дәдәй 4 класс кына укыган. Дөрес, аннан Шыгайга укырга җибәргән булганнар. Тулыр-тулмас бер ел йөргәннән соң, кабат Чыршылыга кайтарганнар. Шунда счет салырга өйрәнгән. Яз җитүгә, 13 яшьлек яшүсмер егетне атлар көтәргә куйганнар. Укып калган иптәш малайлары да берәм-берәм эшкә чыкканнар. Ел саен җәйләрен атлар көткән ул. 16 яшькә кадәр эшләгәч, 17 яшендә ат белән Алексеевскига урман кисәргә җибәргәннәр. 

- Без урманнан агач чыгардык. Фатирда яшәп эшләдек. Өч тапкыр ашаталар, өс-башка кияргә бирәләр иде. Шул рәвешле ике сезон ноябрьдән декабрьгә кадәр эшләп йөрдем әле. Икенче елны Лаешка җибәрделәр. Аннан кайтып, колхозга эшкә чыктым. Ул чакта колхоз “Ворошилов” исемен йөртә иде. Төрле эшләрдә йөрдем: кая кушсалар, шунда бара идек. Бер эштән дә курыкмадым. 1964 елда Чаллыга укырга киттем. Ә анда 7 класс белем сорадылар. Шуннан, кайтып, Сабилов абый янына кердем. Шыгайда укыдыгыз бит, дип, ул документ язып бирде. Укыганда, киемнәр бирделәр, өч тапкыр ашаттылар. 20 сум стипендия дә түләделәр әле. Яз көне практикага алып чыктылар. Бер ел укыганнан соң, кайтып, тракторда эшли башладым. Башта “Беларус”ка утырттылар, аннан чылбырлы тракторга күчерделәр. Комбайнда да эшләдем. Өч рәтле иде ул. Миңа биргәндә, бу яткан, күгәреп беткән иде. Шуннан аны рәтләп чыктым. Бөртеклеләрдә, чөгендер комбайнында йөрдем. Аннан дуңгызчылыкта эшләдем, 8 ел ферма мөдире булдым. Пенсиягә чыккач та, өч ел гараж мөдире вазифаларын башкарырга туры килде. Тагын җиде ел җирләр сугару оешмасында хезмәт куйдым, — дип санап китте Петр дәдәй, хезмәт елларын искә төшереп.

Шулай итеп, 70 яшенә кадәр эшли ул. Пенсиягә чыккач та, ындыр табагында бөртек, печән киптерүдә дә йөри. 

Ә армия хезмәтен Казахстан якларында Петропавловск шәһәрендә уза. Өч ел хезмәт итеп, солдат чыныгуы алып кайта егет. Шуннан соң юлында Анна апа очрап, танышып, 15 көн дигәндә, өйләнешеп тә куялар яшьләр.

- Урамнан төшеп килә иде бу, мин югары очка менеп барам. Күрештек тә, сөйләшеп киттек. Кич белән тагын очраштык. Шулай йөргәннән соң, кавышып та куйдык. Халыкта: “В мае жениться — век маяться”, — дигән әйтем бар бит. Әмма беркайчан да үкенмәдек без, бер-беребездән зарланмадык. Бик әйбәт яшәдек, Аллаһка шөкер, — дип сүзгә кушылды Анна апа. 

Хактан да, булганына канәгать калып, бер-берсен хөрмәт итеп, авылдашларына да үрнәк булып яшиләр алар. 

Зәй районы Якты Күл авылында туган кыз Ләкедә үсә. Әнисе шул авылныкы булганлыктан, бала чагы да шунда үтә. 1933 елгы абыйсы 7 яшендә кызамыктан үлеп китә. Анна апа Ләкедә 7 класс укыганнан соң, эшкә чыга.

- Элек, кул куйдырып, заем түләтү бар иде бит. Акча кирәк булгач, бәрәңге, сыер мае сатып түли идек аны. Аннан Петровкага эшкә төштем. Май заводында ике ел эшләгәч, Пермьнән кайткан апалар мине үзләре белән алып киттеләр. Анда ике ел таш карьерында эшләргә туры килде. Бригадирыбыз күрше Мөслим районыннан иде, бик әйбәт булды. Кунакка кайткач, кияүгә чыгып калдым, — дип дәвам итте сүзен Анна апа. 

Беренче күрешкән көннәреннән соң 67 ел вакыт узып киткән. Шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре уртак булган. Петр дәдәй белән Анна апа, ике әниләрен дә үзләре тәрбияләп, соңгы юлга озатканнар. 

- 41 ел биана белән гомер иттек. Үзе генә яши алмый башлагач, 85 яшендә үземнең әнине дә алып килдек. Ул 8 ел яшәде әле бездә. Ике кодагый бер-берсе белән килешеп тордылар, бер-берсенә иптәш тә булдылар, — диде Түбән Чыршылы килене.  

Бергәләп биш бала тәрбияләп үстергәннәр Ивановлар. Николай, Анатолий, Зоя, Зинаида, Венера — барысы да тормышта үз урыннарын табып, гаиләләр корып, ул-кызлар үстереп, хәзер үзләре әби һәм бабайлар булганнар. 

- Әти, 4 кенә класс укыдым, ди дә ул. Без укыган вакытта ук китапханәдән бер көлтә китап алып кайта иде. Озак еллар “Казан утлары” журналын яздырдылар алар. Фермадан кайткач, төне буе шуларны укый иде. Кызыклы урыннарына кыстыргычлар куеп калдыра иде. Икенче көнне күрше әбисе кергәч, безне дә җыеп, политуку оештыра, кирәкле җирләрен сөйли, укып күрсәтә. Моңа кадәр газета-журналлар да күп укыды. 

Авылда безнең әтинең кулы тимәгән йорт юктыр, мөгаен. Ул — балта остасы да. Күпме кешеләргә тәрәзә рамнары ясап бирде, тракторы белән өйләр тарттырып алып кайтып бирде. Барысы да ярдәм сорап киләләр иде, беркемне дә бормады. Икесе дә — бик тырышлар, бар эшкә дә өлгерләр. Аларга картаерга вакыт юк. Һаман да эшлиләр дә эшлиләр, гел хәрәкәттә. Әти 90 яшендә дә җир сөрә, печән чаба. Кәҗәләрен дә былтыр гына бетерделәр, савып, сепарат аертып, сөт өсте ясыйлар иде. Икесенең дә кәрәзле телефоннары бар, кайтмаганда, һәрвакыт хәбәрләшеп торабыз. Без әти белән әнигә бер тапкыр да борчу-хәсрәт күрсәтмәдек, аларны юк-бар белән борчымаска тырыштык. Без аларга олы рәхмәтле. Җиде онык, дүрт оныкчык та әби-бабайларын бик яраталар. Аллаһка шөкер, кайтыр җиребез, көтеп торучы кадерле кешеләребез бар, — диде төпчек кызлары Венера. 

Тигез яшәүнең серен — хәрәкәттә, тату гомер итүне бер-берсен хөрмәт итүдә күрәләр Ивановлар. “Балалар әйбәт, киленнәребез, кияү, оныклар бик әйбәтләр”, — дип мактады Анна апа. Аның әнисенең сеңлесе Александра түтигә 1 декабрьдә, исән булса, 101 яшь тула икән. Ул Чаллыда кызларында яши. Димәк, нәселләрендә йөзьяшәрләр дә бар. Киләчәктә дә Петр дәдәй белән Анна апаны тигез картлык озата барсын, сәламәт булсыннар. Сабырлык, хөрмәт һәм мәхәббәт символы булган рәхмәтле (бәхетле) туйларына да парлап барып җитсәләр иде. 

Альбина Сабирова

 


Нет комментариев