2030 елга Россиядә беренче бала өчен бирелә торган ана капиталы күләме 875,7 мең сумга кадәр артуы ихтимал.
Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынинның ТАСС агентлыгына биргән әлеге фаразын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җиткерә.
Эксперт исәпләүләренә караганда, түләү суммасы елдан-ел арта барачак:
- 2027 елда — 778,5 мең сум;
- 2028 елда — 809,6 мең сум;
- 2029 елда — 842 мең сум;
- 2030 елда — 875 693,79 сум.
Гаиләдә икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, 2030 елга дәүләт ярдәме күләме 1,16 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин, дип билгеләп үткән белгеч.
Игорь Балынин шулай ук гамәлдәге законнар нигезендә ана капиталы программасының 2030 ел ахырына кадәр гамәлдә булуын искәрткән.
Нет комментариев