Һәр елны ноябрьнең икенче атнасында дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья сыйфат атналыгын билгеләп үтә. Бу чара сыйфатлы товар һәм хезмәтләрнең безнең көндәлек тормышыбыз өчен никадәр мөһим икәнен искәртә.
Әйе, сыйфат — ул гади бер төшенчә генә түгел. Иртәнге чәйнең тәме, кибеттән алган киемнең озакка кадәр чыдамлыгы, табибның игътибар белән каравы һәм дәвалавы, юллардагы иминлек — болар барысы да сыйфатлы хезмәт күрсәтү алымнары.
Быелгы атналык кысаларында без кулланучылардан килгән сорауларга җавап бирергә һәм файдалы киңәшләр тәкъдим итәргә булдык. Бу уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлеге хезмәткәре Елена Черныхка мөрәҗәгать иттек.
“Әгәр сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тартса, тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчаны кире кайтарып алып буламы? Айгөл”.
- Әлбәттә, бу — мөмкин. Әгәр сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тарта икән, бу Сезне сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итү хокукыннан мәхрүм итми. Бу очракта берничә вариант бар. Беренчедән, дәгъваны сатучы адресына язмача җибәрергә була, һәм, икенчедән, әгәр ул аны кире какса яки игътибарсыз калдырса, судка мөрәҗәгать иткәндә, үз хокукларыгызны якларга.
Дәгъваны почта юлламасы белән заказлы хат рәвешендә җибәрергә кирәк. Ул очракта сатучының аны алганмы-юкмы икәнлегенә дәлилләр булачак.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, кулланучы тиешле сыйфатта булмаган товар сатуга карата таләпләрне куярга хокуклы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: закон Сезне судка мөрәҗәгать итәр алдыннан товар сатучыга яки эшләр (хезмәтләр) башкаручыга дәгъва юллауны мәҗбүр итми. Шул ук вакытта, әгәр сатучы закон белән билгеләнгән вакытта Сезнең таләпне канәгатьләндермәсә, судта Сез товар бәясен генә түгел, ә вакыты чыккан һәр көн өчен товар бәясенең 1% күләмендә “неустойка”, шулай ук мәсьәләне ирекле хәл итүдән баш тарткан өчен штраф түләтергә дә хокуклы.
“Даруханә челтәре кушымтасы аша заказ бирелгән даруларны алырга авылдан Сарманга килергә туры килде. Өйгә кайткач кына, сатып алынган препаратның безгә кирәклесе булмаганлыгы ачыкланды, чөнки төп атамасында тиешле өстәмә сүзе юклыгын күрдек. Бу очракта даруны даруханәгә кайтарып биреп буламы? Препарат шактый кыйммәт, һәм хәзер аңа яңадан заказ бирергә туры киләчәк. Илнар”.
- Кызганычка каршы, даруны даруханәгә кире кайтарып булмаячак. Закон нигезендә, тиешле сыйфаттагы дарулар (ул кулланырга яраксыз булмаганда, куллану вакыты чыкмаганда) алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгелләр. Сез әле даруханәдән чыкмаган булсагыз да, чек кассага сугылган булса, сатып алынган товарны кире кайтарырга ярамый.
Әгәр инде, даруны онлайн-заказ биргәндә, сезнең хатагыз булмаган булса, мәсәлән, сез үзегезгә кирәкле даруга заказ биргәнсез, ә сезгә башка даруны ялгыш җибәргәннәр икән, ул чагында кире кайтару яки алмаштыру мөмкин булыр иде. Закон төгәл булмаган мәгълүматлы товарны сатудан саклый. Ассортимент туры килмәгән очракта исә, сатып алучы товардан баш тартырга һәм түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
“Ботинкаларның табаны кубып төште. Ә товарга гарантия срогы инде тәмамланды. Мин, сатучыга мөрәҗәгать итеп, акчаны кире кайтаруны таләп иттем. Сатучы минем таләпне канәгатьләндерүдән баш тартты, миңа товар экспертизасын уздырырга тәкъдим итте. Сатучының таләбе хаклымы? Радик”.
- “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 19 маддәсе нигезендә, кулланучы, әгәр товарның кимчелекләре гарантия срогы дәвамында ачыкланса, сатучыга карата дәгъва белдерергә хокуклы. Килешүдә каралган гарантия срогы ике елдан кимрәк булган һәм товарның кимчелекләре кулланучы тарафыннан гарантия срогы узгач, ләкин ике ел эчендә ачыкланган очракларда, әгәр товарның кимчелекләре кулланучыга тапшырылганчы яисә шул вакытка кадәр барлыкка килгән сәбәпләр аркасында килеп чыкканлыгы исбатланса, кулланучы сатучыга таләпләр куярга хокуклы. Әмма, гарантия срогы узгач, товарда җитешсезлекләр булу-булмавын һәм барлыкка килү сәбәпләрен кулланучы үзе исбатларга тиеш. Димәк, бу очракта сатучының таләпләре дөрес.
“Өч ай элек аэрогриль сатып алдык, әмма анда җитешсезлек барлыкка килде. Акчаларны кире кайтару өчен, кибеткә мөрәҗәгать иттек, ә анда аэрогрильгә бәя 1000 сумга арткан. Безгә нинди сумманы кайтарырга тиешләр? Ләйсән”.
- Кимчелеге ачыкланган товарны кире кайтарганда, кулланучы сатып алынган вакыттагы товар бәясе белән мондый таләпне ирекле канәгатьләндергән вакыттагы товар бәясе арасындагы аерманы каплауны таләп итәргә хокуклы. Әгәр кулланучының таләбе ирекле рәвештә канәгатьләндерелмәгән икән, димәк, суд карары чыгарылган вакытка үтәлергә тиеш була (“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 24 маддәсе).
Бөтендөнья сыйфат атналыгы бер атна белән генә чикләнми, ул һәркөнне без кабул итә торган карарлар турында уйлану мөмкинлеге бирә. Сыйфатлы товар сайлау, хезмәткә таләпчән булу — бу үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеге турында кайгырту дигән сүз. Ә сатучылар өчен бу атна үз хезмәтләренә тагын бер кат күз салу, кулланучы ышанычын ничек саклау хакында уйлану өчен мөһим. Сыйфат — ул бәя түгел, ә тормыш рәвеше, һәм без шуңа күнегергә тиешбез.
Тагын да күбрәк мәгълүматны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең ВКонтакте социаль челтәрендәге паблигында белергә мөмкин.
Сыйфатлы товарны ничек сайларга соң?
- Беренчедән, бәяләмәсенә игътибар итегез. Товарның составы, җитештерүче турындагы мәгълүмат һәм саклау шартлары ачык язылган булырга тиеш. Төссез, кечкенә шрифт белән басылган язулар — үзе бер кисәтү.
- Икенчедән, товарга сертификат сорагыз. Азык-төлек, балалар товарлары һәм электр приборлары өчен сыйфат турындагы документлар булуы мәҗбүри. Сатучыдан аларны күрсәтүне сорарга оялмагыз , чөнки бу — сезнең хокукыгыз.
- Өченчедән, артык арзан бәя һәрвакыт шик тудыра. Сыйфатлы чимал һәм җитештерү арзан була алмый. Әгәр бәя базардагы уртача бәядән сизелерлек түбән булса, товарның ни өчен шулай арзан икәне хакында уйланыгыз.
- Дүртенчедән, кибеттәге шартларны бәяләгез. Салкын һәм коры урында сакланырга тиешле продуктларны саклау кагыйдәләре бозыла икән, бу — товарның бөтен партиясенең сыйфатына шик тудыра торган билге.
Хезмәт күрсәткәндә, нәрсәгә игътибар итәргә?
Сыйфат, дигәндә, без еш кына товарларны гына күздә тотабыз. Әмма хезмәтләр дә шул ук дәрәҗәдә мөһим. Ремонт, медицина ярдәме, белем бирү яки транспорт хезмәтеннән файдалану алдыннан:
· шартнамәне игътибар белән укыгыз — анда хезмәтнең күләме, бәясе һәм гарантия шартлары ачык күрсәтелергә тиеш;
· рөхсәт документларын тикшерегез — лицензиясез эшчәнлек сыйфат гарантиясен бирми;
· эш нәтиҗәсен кабул иткәндә, игътибарлы булыгыз — кимчелекләрне шунда ук теркәп куегыз.
Кулланучының алтын кагыйдәләре:
1. Чекны саклагыз. Ул — Сезнең төп дәлилегез. Хәзерге вакытта электрон чеклар да юридик көчкә ия.
2. Гарантия вакытын онытмагыз. Кимчелек табылса, сатучыга мөрәҗәгать итү өчен, Закон билгеләгән вакыт бар.
3. Шикләнсәгез — сорагыз. Сатучының квалификациясе, товарның чыгышы турында сорау — Сезнең хокукыгыз, читенсенмәгез.
4. Кулланучы хокукларын яклау органнарына мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Хокукларыгыз бозылса, дәүләт ярдәмгә килергә тиеш.
5. Үз тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз. Сыйфатлы җитештерүчене мактау да, намуссыз сатучы турында кисәтү дә — башкаларга ярдәм итү юлы.
Нет комментариев