САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

TikTok фокусын кабатларга маташкан бала тереләй янып үлә язган

Бала бакчадагы түтәлгә бензин сибеп, ут төртә.

7 августта Түбән Тагилда яшәүче малай TikTok челтәрендә күргән фокусны өендә кабатларга җыена. Шул чакта бензинга ут каба һәм баланың үзенә дә күчә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Малай әлеге куркыныч фокусны профессионаллар, иминлек кагыйдәләрен катгый үтәп кенә, ясарга кирәк икәнен исәпкә алмый. Ул әтисенең әйберләре янында ягулык салынган шешә таба, зажигалка ала һәм бакчага чыгып китә.

Шешәнең башын ачкач, малай түтәлгә бензин агыза һәм үзе артка таба китә башлый. Аның фикеренчә, ага торган сыеклыкка зажигалка ялкынын якын китергәч, шәп кадр килеп чыгарга тиеш була. Ләкин чынлыкта вакыйга бөтенләй башкача килеп чыга. Ягулык баланың аягына да ага, аның аяк киеменә һәм чалбарына мизгел эчендә ут каба. Бала утны ничек сүндерәсен алдан уйлап куймаган. Аның бәхетенә якында гына су салынган ванна тора. Малай сулы ваннага сикерә. 

Баланы хастаханәгә китергәннәр. Аның аяклары икенче һәм өченче дәрәҗәдә пешкән. Хәзер бала үзен яхшы хис итә, әлегә ул хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев