Татарстанда булган юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыкланды

Әлмәт районында юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыкланды

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 12нче модель «Лада» машинасы руле артында 35 яшьлек ир тизлекне арттырып, каршы як полосага чыгып киткән.

Әлмәт районындагы авариядә һәлак булган кеше, хокукы булмый торып, машина белән идарә иткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, 12нче модель «Лада»ның 35 яшьлек йөртүчесе тизлекне арттырып, каршы як полосадан килүче автомобильгә бәрелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаганча, ир узган елның декабреннән башлап, сәламәтлеккә авыр зыян китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен хокукларыннан мәхрүм ителгән булган», - дип ачыклык керттеләр полициядә.

 

«Татар-информ» алдан бүген иртән Казан – Оренбург трассасында ике автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр иткән иде. Авариядә «Лада» шоферы алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә. «Ларгус» машинасы йөртүчесе башына, теш казылыгына җәрәхәт алып һәм баш миенә авыр зыян килеп хастаханәгә салына.

Реанимациядә шулай ук «Ларгус»ның 18 яшьлек пассажир хатын-кызы да бар. КФУ студентының оча сөяге сынган һәм корсагы җәрәхәтләнгән. Аның 26 яшьлек апасына һәм тагын ике пассажирга амбулатор дәвалау билгеләнгән.
 

https://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде