Яңа уку елы җитү сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин республика халкына мөрәҗәгать итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.
Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә юнәлдерелгән «Игътибар – балалар!» акциясе уза.
Чара кысаларында автоинспекторлар балигъ булмаган пассажирларны йөртү һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәү очракларын аеруча игътибарга алачак, шулай ук мәктәпләрдә һәм ата-аналар җыелышларында профилактик эш оештырачак. Айрат Сәмигуллин машина йөртүчеләрне мәгариф оешмалары, ишегаллары һәм җәяүлеләр кичүләре янында аеруча сак булырга, тизлекне киметергә һәм юлга көтмәгәндә бала чыгуына һәрвакыт әзер булырга чакырды.
Нет комментариев