Урып-җыюда катнашкан механизаторларны бүләкләүнең чираттагысы бүген үткәрелде. Биш көн дәвамында тырышып хезмәт куеп, югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар акчалата бүләккә ия булдылар.
Кыр батырлары янында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев булдылар, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Ургычлары 9 метрлы комбайннарда эшләүчеләр арасында беренчелекне “Җәлил” агрофирмасыннан Илмир Солтанов алды. Аның ярдәмчесе – 14 яшьлек энесе Әмир аеруча сөенде җиңүгә. Урып-җыю кампаниясендә ул әле тәүге адымнарын ясый. “Узган елда ук чыгасы калган, миңа бик ошый”, - диде районның танылган картингчы егете. “Сарман” агрофирмасы механизаторы Ринат Сәгъдәтов бу төркемдә икенче булды. “Нөркәй”дән Илнур Ибраһимов бу юлы өченче урын өчен бүләкләнде.
6 метрлы ургычы булган комбайннарда суктыручы “Җәлил” агрофирмасының тырыш егетләре Айнур Әхәтов, Ленар Якупов беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. “Сарман” агрофирмасына урып-җыюда ярдәм итәргә килгән спортчы егетебез Илгиз Галимҗанов өченче булды.
Нет комментариев