Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанда узган традицион «Уйнагыз, гармуннар!» республика фестиваль-бәйрәмендә Сарман районының Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Әүлия моңнары» халык үзешчән тальянчылар ансамбле уңышлы чыгыш ясады һәм Лауреат исеменә лаек булды.
Коллектив үзенең дәртле тальян моңнары белән бәйрәм кунакларын һәм башкала халкын сөендерде.

Фестиваль кысаларында ансамбльдә катнашучылар Казан урамнары буйлап оештырылган гармунчыларның зур тантаналы парадында һәм бәйрәмнең Гала-концертында үз осталыкларын күрсәттеләр.
Фотолар Иске Минзәләбаш мәдәният йортының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеменнән алынды.
Нет комментариев