Сарман яшьләре җиңү яуладылар
Мәдәният

Сарман яшьләре җиңү яуладылар

Кичә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында «Наше время - Безнең заман» XIV Ачык республика телевизион фестиваленең зона туры үткәрелде.

Ул ел да сәнгатькә гашыйк эшче яшьләрне берләштерә. Анда Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Резедә Хаҗиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" вокаль ансамбле дә чыгыш ясады. Нәтиҗәдә сәнгатьле яшьләр "Музыка (ансамбльләр)" номинациясендә 1 урынга лаек булдылар һәм фестивальнең суперфиналына юллама алдылар. 

Сарман яшьләре җиңү яуладылар

Хәзер "Юлдаш"лылар Казанда узачак чарага әзерләнәләр.


Нет комментариев