Кичә – 19 октябрь көнне район мәдәният йортында «Безнең йорт – Татарстан» дигән исем астында республика этномәдәни фестиваленың зона сайлап алу туры үткәрелде.
Анда Сарман, Азнакай, Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районнарының җыр һәм бию осталары катнаштылар. Аларның чыгышларын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, Россиянең масштаблы дәүләт һәм корпоратив проектлары баш режиссеры, «Мириданс» халык биюләре ансамбленың сәнгать җитәкчесе Илнур Әһлиуллин рәислегендәге мәртәбәле жюри карады.
Әлеге фестиваль республиканың тагын 6 зонасында үткәрелә. Ә җиңүчеләр 3 ноябрьдә башкалабыз Казанда үтәчәк гала-концертта катнашачаклар.
0
0
Нет комментариев