Район газетасының гади басма гына түгеллеген рәсем сәнгате аша исбатлаган рәссам уңышка ирешкән
Яшь рәссам белән танышуыбыз очраклы килеп чыкты. Резедә Юнысова чыгышы белән Сарман районыннан икән. Әтисе Дәвис Дөбәрис улы белән әнисе Ләйлә Гыйльметдин кызы Рангазар авылында туып-үскәннәр. Үзе Бөгелмә шәhәрендә дөньяга килсә дә, балачагының шактый өлеше безнең якларда үткән. Хәзерге вакытта якташыбыз ире, ике кызы белән Казанда яши.