Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, тармак ветераннары, шулай ук министрлык һәм ведомство вәкилләре җыелган бу очрашуда зур казанышлар билгеләп үтелде. Республикабызда авыл хуҗалыгының уңышлы үсеше — хезмәт кешесенең һөнәри осталыгы, түземлеге, максатчанлыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсе.
Тантаналы чарада Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.
Җыелганнарны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров котладылар. Алар авыл хуҗалыгы тармагын алга сөрүгә зур өлеш керткән һәркемгә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бәйрәм чарасы матур концерт номерлары белән тәмамланды.
Нет комментариев