Яшь рәссам белән танышуыбыз очраклы килеп чыкты. Резедә Юнысова чыгышы белән Сарман районыннан икән. Әтисе Дәвис Дөбәрис улы белән әнисе Ләйлә Гыйльметдин кызы Рангазар авылында туып-үскәннәр. Үзе Бөгелмә шәhәрендә дөньяга килсә дә, балачагының шактый өлеше безнең якларда үткән. Хәзерге вакытта якташыбыз ире, ике кызы белән Казанда яши.
Өстәмә белем бирү үзәгендә иҗат юнәлеше буенча педагог булып эшли. Ул, Мәскәү шәhәрендә узган профессиональ рәссамнар бәйгесендә катнашып, өченче урынга лаек булган. Аның "Сарманым" картинасы бездә дә кызыксыну уятты, һәм без рәссам кыз белән элемтәгә чыктык.
- Резедә Дәвисовна, рәссам булачагыгызны кайчан аңладыгыз?
- Мин балачактан ук рәсем ясарга яраттым. Тирә-юньдәге дөньяны бик игътибар белән күзәтә, башкалар күрмәгән образларны хәтта вак-төякләрдә дә күрә идем. Әмма ул чакта әле рәсем сәнгатенең нигезләрен өйрәнү өчен төпле белем кирәклеген аңламый идем. Балалар сәнгать мәктәбендә укымадым, әти-әнием дә мине анда нигәдер бирмәделәр. Мәктәпне тәмамлагач, мин мөстәкыйль һәм аңлы рәвештә Лениногорск педагогика-сәнгать училищесының сәнгать-графика бүлегенә укырга керергә карар кылдым. Нәкъ менә шул чор иҗат юлымның башлангычы булды. Училищены тәмамлагач, Яр Чаллы дәүләт педагогика институтына кердем, сәнгать-графика бүлегендә укып, югары белем алдым. Студент елларында иҗатым, нигездә, уку-академик рәсемнәр белән бәйле иде. Берникадәр вакыт Бөгелмәдә укытучы булып эшләдем. Соңрак Казанга күчендем һәм мәктәпләрдә сынлы сәнгать укытучысы булып хезмәт куйдым.
- Уңыш китергән беренче рәсемегезне хәтерлисезме? Ул нәрсәгә багышланган иде?
- Укытучы хезмәте вакытымның зур өлешен алганлыктан, шәхси иҗат белән шөгыльләнергә бөтенләй диярлек өлгерми идем. Буш вакытларымда натурадан рәсемнәр һәм эскизлар ясадым. Кайчакта заказ буенча да эшләдем.

2016 елда Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музее үткәргән «Минем гаиләм шәмаиле» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашырга булдым. Ул вакытта мин рухи үсеш юлымның башында гына идем, ислам динен дә яңа гына өйрәнә башлаган чагым иде. Шуңа күрә бу бәйге күңелемә аеруча якын булды. Мин татар шәмаиле техникасында, ягъни пыялага рәсем төшерү ысулы белән, «Юныс һәм кит» картинасын иҗат иттем. Әлеге иҗади эшемә Юныс пәйгамбәр турындагы кыйсса (сүрә) һәм фамилиямнең символик мәгънәгә ия булуы рухландырды. Бу бәйгедә «Дөньяви юнәлеш» номинациясендә өченче урынны яуладым. Аңа дини сәнгатьнең катгый кысаларыннан читкәрәк чыккан, пыялага рәсем төшерү техникасында башкарылган хезмәтләр керә иде. Картинада кит абстракт рәвештә сурәтләнде, чөнки тере җан ияләре ислам сәнгате кануннарына туры килми. Хәзерге вакытта бу картина Ислам мәдәнияте музее фондында урнашкан.
- Ә "Сарманым" картинасы ничек туды?
- Соңгы иҗат эшләремнең берсе — 2026 елда иҗат ителгән «Сарманым» картинасы. Аны ясауга миңа әти-әниемнең туган авылы илһам бирде.
Картина сюжетының үзәгендә — иске авыл почта тартмасы, ә аның эчендә «Сарман» газетасы һәм «Сөембикә» журналы. Бер караганда, гади генә сюжет кебек. Әмма минем өчен ул — үзе бер дөнья һәм бик кадерле шәхси истәлек. Бу — әбием белән бабаем авылында узган балачагым турында. Иртәнге тынлык, яңалыклар көтү; ул чакта гадәти булып тоелган, ә бүген хәтернең чын атрибутына әверелгән таныш әйберләр турында. «Сарман» - газета гына түгел, ә туган телемнең, туган җиремнең һәм тамырларымның билгесе.

- Иҗатка кем яки нәрсә этәрде?
- Мине иҗатка махсус этәрүче яки рухландыручы кеше булмады. Мин тумыштан иҗади шәхес булганмындыр, күрәсең. Гаиләбездә иҗат белән шөгыльләнүче башка кеше юк.
- Нәрсә яки кем илһамландыра?
- Мине татар халкының сәнгате, туган ягым, милли гореф-гадәтләребез һәм мәдәниятебез, халык бәйрәмнәре, шулай ук ислам дине бик нык рухландыра. Мин Татарстанны чиксез яратам һәм татар булуым белән горурланам.
- Кумирыгыз бармы?
- Рәссамнар арасында үземә кумир итеп куйган аерым бер шәхес юк. Гомумән алганда, мин Россиянең реалист рәссамнары иҗатын яратам. Ә тормышымда матурлык, ихласлык, самимилек һәм игелеклелек үрнәге булып әнием тора. Дини яктан мин чиксез сокланган һәм үземә үрнәк итеп куйган кеше — карт әбием Мәрзия. Ул әниемнең әбисе иде. Ә иҗат турында әйткәндә, мине иң элек идея рухландыра һәм канатландыра.
- Нинди стильдә иҗат итәсез?
- Мин аеруча реализм стилендә рәсем ясарга яратам. Күңелемә натурадан җиләк-җимешләр, көнкүреш әйберләре сурәтләү, этюдлар һәм эскизлар эшләү якын. Материаллардан күбрәк майлы буяулар, акварель, акрил буяулар, төсле карандашлар һәм маркерлар кулланам.

- Бер рәсемне иҗат итү күп вакытны аламы?
- Бер сюжетны иҗат итү, аның зурлыгына һәм нинди материал белән башкарылуына карап, бер айдан алып бер елга кадәр вакыт таләп итә.
- Үзегез өчен аеруча кадерле булган рәсемегез бармы?
- Мин барлык хезмәтләремне дә яратам, чөнки аларның һәркайсында күңелемнең һәм тормыш тарихымның бер өлеше яши.
- Рәссам булуның өстенлекләре бармы?
- Әлбәттә, һәр шөгыльнең үз плюслары һәм минуслары бар. Әйтик, шагыйрь яки язучы үз фикерен сүз аша җиткерсә, рәссам аны образлар һәм сюжетлар ярдәмендә белдерә. Әйтер сүзем һәм үземнән соң калдырыр эзләрем булганы өчен, мин тормышыма һәм гаиләмә рәхмәтлемен. Өстәвенә, рәссамнар һәрвакыт кешеләрдә соклану уяталар, минемчә.
- Иң зур хыялыгыз нинди? Сер булмаса, киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашыгыз әле.
- Киләчәктә туган ягыма багышланган картиналар сериясен иҗат итәргә хыялланам. Шулай ук Россиядә һәм чит илләрдә үткәрелә торган һөнәри рәссамнар бәйгеләрендә катнашуымны дәвам итәсем килә. Республикабыз турында күбрәк сөйләү һәм аның матурлыгын сәнгать аша киңрәк таныту мөмкинлеге булсын иде.
Моннан тыш, киләчәктә үз остаханәмне ачып, анда иҗат белән шөгыльләнергә, балаларны һәм олы яшьтәге кешеләрне рәсем сәнгатенә өйрәтергә телим.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Иҗатыгыз күңел күтәренкелеге бүләк итсен, хезмәтегездән ямь һәм тәм алып яшәгез, киләчәктә дә матур картиналарыгызга карап сокланырга язсын, хыялларыгыз чынга ашсын.
Альбина Сабирова
Нет комментариев