Ләшәү Тамак мәктәбендә тирәлекнең тәрбияви юнәлешләрен барладылар
Җәмгыять

Ләшәү Тамак мәктәбендә тирәлекнең тәрбияви юнәлешләрен барладылар

Бүген Ләшәү Тамак мәктәбендә район мәктәпләре директорлары урынбасарларының районара методик берләшмәсе утырышы узды. Ул “Тирәлекнең тәрбияи көче: мәгариф һәм җәмгыятьнең үзара бәйләнеше” темасына багышланды.

Мәктәпнең директор урынбасары Ландыш Шәйдуллина ул тирәлекнең тәэсир итү көчен үзеннән башлады. Чара аның ике “5”лелек юбилей көннәренә дә туры килде. Видеоязма аша ул балачагын, үсмер чакларын, укытучылык юлын сайларга этәргеч биргән кадерле кешеләре язмышын күрсәтте. Бу урында нәселе горурлыгы булган күренекле галим, профессор Хатыйп Миңнеголов, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Хәнифә Миңнеголованың исемнәрен дә атау җитәрдер, мөгаен. Яхшы остазларның укучысы, әлбәттә, начар була алмый. 

Студент чагыннан таныш булган хезмәттәше Алсу Яхина; педагогик хезмәт юлын Әлмәт районы Ирекле авылы мәктәбендә башлаган укытучының беренче коллегалары – директоры Назил Кәрам улы Мортазин, аның җәмәгате – башлангыч сыйныфлар укытучысы Флера Гатуф кызы; аннан соң хезмәт куйган Җәлил икенче санлы урта мәктәбе директоры Рафис Хәбибуллин; хезмәт юлында ярдәм иткән “Җәлил чаткылары” иҗат берләшмәсе әгъзалары Рәис Кәлимуллин, Әнисә Минһаҗева, поселок музее директоры Альмира Галиәхмәтова, Ильвир хәзрәт мөгаллим белән бәйле хатирәләрне, истәлекләрне барладылар. Актив абунәчебез буларак, Ландыш Камил кызы “Сарман” газетасы белән дә тыгыз элемтәдә тора. Матбугат үзәге башлап җибәргән Хәниф Хәйруллин исемендәге әдәби премия лауреаты да ул. Мәгариф бүлеге методисты Гөләндәм Хәлиуллина да укытучыга карата фикерләрен, теләкләрен җиткерде. 

Утырыш кысаларында мастер-класслар да үткәрелде.


Нет комментариев