САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубаш укучылары сыерчыкларны каршылыйлар

Март ае җитүгә, без яз килүенә куанабыз. Беренче хәбәрчеләребез - кара каргаларны көтә башлыйбыз. Аннан инде, җиң сызганып, эшкә тотынабыз: сыерчыкларга оя ясыйбыз.

 Кошлар сайравын кем генә яратмый икән - ул бит матур музыка кебек, сыерчыкның "фью – фью” диюе дә: "Без килдек, каршы алыгыз!" кебек ишетелә. Кошлар - безнең дусларыбыз, дияргә яратабыз.
- Безнең Саклаубаш урта мәктәбе укучылары ел саен сыерчык оялары ясыйлар, аны күзачкысыз “сыерчык” бураннары вакытында да элгән чаклар булды. Менә быел да 5 сыйныф укучылары белән берлектә канатлы дусларыбызга берсеннән-берсе матур оялар әзерләдек. Әле соңармаганбыздыр: әткә сыерчык белән әнкә сыерчык оя сайлыйлардыр. Безнең ояларны да якын итәрләр, балалар чыгарып, рәхәтләнеп яшәрләр, безне аһәңле матур тавышлары белән сөендерерләр, күңелләребезне күтәрерләр, дип ышанабыз, - дип хәбәр итте укытучылары Альфира Габдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев