«Фатирник» сарманлыларны да үзенә җыйды
Җәмгыять

«Фатирник» сарманлыларны да үзенә җыйды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Шәһәрләрне үстерү институты беренче тапкыр 12 муниципаль районда «фатирниклар» үткәрә башлады.

Алар «Күрше» фестивале кысаларында 13 августткан 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәкләр.

Ә бүген – 10 сентябрь көнне әлеге чара Сарманда үзәк Ял паркында уздырылды. Җыр сөючеләребез, оештыручыларга кушылып, ике сәгать дәвамында яраткан җырларын искә төшерделәр: кара-каршы да, кушылып та җырладылар. Ә иң кыюлары сәхнәгә үк чыктылар. Бәйрәмдә катнашучыларга кайнар чәй дә тәкъдим ителде, теләгән кешеләр өстәл теннисы, шахмат уеннарында көчләрен сынап карадылар.


Нет комментариев