САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Петровка Завод мәктәбе коллективы муниципаль конкурста – Инглиз – Америка җыры фестивалендә I урынны яулады

26 ноябрь көнне Сарман гимназиясе базасында "Өйрәнелә торган тел илләре музыкасы» дигән Инглиз - Америка җырының муниципаль конкурс-фестивале узды.

Конкурста районның 11 мәктәбе катнашты. Укучылар зур кызыксыну һәм теләк белән үзләренең сәләтләрен һәм талантларын чит телләрдәге яраткан җырларын башкарып күрсәттеләр. Балалар конкурска бик җаваплы карадылар. Остазлары җитәкчелегендә җырлар, костюмнар сайладылар, номерлар куйдылар.

Жюри алдында ике номинациядә 19 матур номерны (солоны башкаручылар һәм коллективларның башкарулары) бәяләү катлаулы бурыч торды. Жюриның барлык әгъзалары да чыгышларны бик теләп тыңладылар һәм катнашучыларны бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев