САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Орлык суганын ничек сайларга?

Суганны су киткәч үк утырт, дигән гыйбарә бар. Әмма бик иртә утыртырга тырышудан да мәгънә юк: суганнар бәбәкләнергә мөмкин. Моның өчен иң яхшы вакыт– май башлары. Димәк, озак калмады. Ә кайберәүләребез әле орлык хәстәрен дә күреп куймаган булырга мөмкин…

Орлык суганының кайсы әйбәт? Аны иң элек зурлыгына карап сайлыйлар. Вагымы, эресеме? Язын утырту өчен иң яхшысы – уртача зурлыктагысы (диаметры 14-21 мм). Мондый орлык көннәр суыкка китсә дә бәбәкләнми, тиз, әйбәт үсә, суганы эре була. Аннан ваграк орлык суганы (диаметры 8-14 мм) исә, беркайчан бәбәкләнмәсә дә, эре булып үсми. Ә менә кышка утыртып калдыру өчен начар түгел. Шулай ук язын эрерәк орлык (диаметры 21-25 мм) утырту да киңәш ителми. Юкса ул бик тиз бәбәкләнәчәк. Хәер, “ук”ларын вакытында сындырып торсаң, уртача уңыш алырга мөмкин анысы. Сүз уңаеннан, мондый эре орлыкны кышка (язын кыяк алу өчен) утыртып калдыруның бик әйбәт булуын әйтеп үтәргә кирәк. Иртәнге язда яшел кыякларны бик мулдан бирәчәк ул.

Орлык сайлаганда, тагын нәрсәләргә игътибар итәргә? Әлбәттә инде, күгәрек таплары булган, йомшарып киткәннәрен яки дымлыракларын алмаска. Бер үк төрле зурлыкта, коры, каты һәм үрмәгән икән, димәк, суган орлыгы дөрес үстерелгән һәм дөрес сакланган, дигән сүз. Аннан килеп, орлыкның туңмаган булуы кирәк. Шуңа күрә аны суык көннәрдә базардагы палаткалардан сатып алу киңәш ителми. Орлык суганын, катыргы тартмага салып, җылы урында саклау шарт. Хәтта утыртыр алдыннан бер-ике атна алдан сатып алынганнын да. Юкса ул бик тиз үрә башлаячак.

Орлык суганының арзанлы бәядән сатыла башлавын көтеп торудан файда юк: аның сыйфатсыз булуы турында гына сөйли ул. Мондый орлыктан үскән суган йә бик вак була, яисә бөтенләй дә тишелми.

Ә инде утыртуга килгәндә, суганны узган елдагы урынына “кире кайтару” – дөрес түгел. Аны элекке помидор, ташкабак, кәбестә түтәлләренә утырту әйбәт.

Реклама

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/04/22549/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X