САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе табибларга санаторийга юллама бүләк итте

Бүләк юлламага лаек булган табиблар арасында райондашыбыз – үзәк район шифаханәсенең гомуми практика табибы Әнүзә Мәүләвиева да бар.

Бүген, “Рәхмәт, табиб” акциясе кысаларында, ТР Дәүләт Советында “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе сәламәтләндерү учреждениеләренең 65+ яшендәге пандемия шартларында эшләп, үзләре дә авырып, әмма өстәмә түләүләр алмаган хезмәткәрләренә санаторийга юллама тапшыруны оештырды. Чара видеоконференция режимында үтте. Бүләк юлламага лаек булган табиблар арасында райондашыбыз – үзәк район шифаханәсенең гомуми практика табибы Әнүзә Мәүләвиева да бар. Район Советында “Бердәм Россия” сәяси партиясе депутатлары фракциясе җитәкчесе Гүзәл Гәрәева Әнүзә Мөбарәк кызына, пандемия шартларында куйган фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдереп, юлламага сертификат һәм чәчәк бәйләме тапшырды. 
- Сәламәтлек – һәркем өчен бик кадерле. Ул медицина хезмәткәрләренә дә – зур байлык. Дәүләт, район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән мондый игътибар, хөрмәт өчен мин бик рәхмәтле, - диде Әнүзә Мөбарәковна.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев