САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил халкын ни борчый?

Чишмәләрне төзекләндерү – изге эш.

Су... бер генә йотым су... Чүлдә яшәүчеләр өчен шул бер йотым су да бит кайвакыт тау-тау алтын бәясеннән дә кыйммәтрәк булып чыга. Безнең алай суга тилмергәнебез юк, Аллага шөкер. Күрәсең, шуңа күрә елга-инешләргә, чишмәләргә дә карашыбыз икенче төрлерәк.

Соңгы берничә елда социаль челтәрләрдә Җәлил поселогындагы чишмәләргә кагылышлы темалар бик еш күтәрелә башлады. “Тырыш” чишмәсен реконструкцияләүне халык ватып-җимерүгә тиңләде. Шул рәвешле, “Тырыш” чишмәсен “югалткач”, халык Кызыл Бакча авылында урнашкан чишмәне “кайгырта” башлады. Җәлил халкының мондый “шау-шу”лы булуының сәбәбе гади: быел халыкның бик яраткан урынын – “Кызыл Бакча” чишмәсен төзекләндерү башланды.

Поселок башлыгы Рәфыйк Кәримовтан без әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүен үтендек. Ул бернинди дә чишмә җимерелү турында сүз бармавы, ә киресенчә, чишмәдә урнаштырылган “каптаж”ның бүгенге көндә канәгатьләндерерлек хәлдә булмавы һәм аны төзекләндерү турында әйтте.

-Чишмәне бетерергә уебызда да булмады, ә киресенчә, аңа зыян китермичә, яңартырга, искергән материалларны алыштырырга ниятлибез. Чишмә тирәсендә суүткәргеч коелары куячакбыз. Алар ике җирдә урнаштырылачак. Эшнең кайчан төгәлләнәчәген әлегә әйтеп булмый, чөнки пандемия аркасында, хезмәткәрләр, техника табу бераз кыенлаша”, - диде ул.

“Тырыш” чишмәсе буенча да сүз булды. Элегрәк монда су алу өчен генә түгел, ә истәлекле бәйрәмнәр үткәрү, ял итәр өчен дә җыелган урынны халык мондый хәлгә килер дип уйламагандыр. “Татнефть” идарәсе ярдәме белән әлеге изге урын да төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә чишмә урынында эшләячәк подрядчылар, сметаларны төзүчеләр белән әңгәмә алып барыла. Алар чишмәнең тагы да төзегрәк, яхшырак булуын телиләр.

Төзекләндерү – бер хәл, анысы, башланса, тәмамланыр. Ә менә чишмәләрне тәртиптә тоту, ял иткән урыннарны үзеңнән соң чиста калдыру – һәркемнең изге бурычы. Моны һәркем исендә тотсын иде. 

Рания Талибуллина язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев