САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык календаре

Борынгылар халык сынамышларына таянганнар.

Райондашларыбыз арасында да күзәтүләр алып баручылар, көндәлек язучылар шактый. Ниндидер датага бәйләп, күңел түрендә хатирәләр, истәлекләр саклаучылар да юк түгел. Шуларны барлау максатыннан, газетабызда “Халык календаре” дигән рубрика булдырырга исәпләдек, хөрмәтле дуслар. Теләгән һәркем анда үз истәлекләре белән уртаклаша ала.
Төрле елларда яз ничек, кайчан килгән? Шуларны барладык әле. Сарман авылында яшәүче Изаил Минһаҗев күзәтүләренә караганда, 2012 елда 22 мартта һава температурасы көндез +10га күтәрелгән. Икенче көнне кинәт суытып, -10-13кә төшкән. 8 апрельдән генә көннәр җылытып, көндезләрен +12-18гә чаклы күтәрелгән. 18 апрельдә хәтта термометр +27не күрсәткән. 2007 елда исә 10 апрельдә кар яуган, 15ендә бераз җылыта башлаган. 2008 елда 7 апрельдә төнлә плюслы температура күзәтелгән – термометр шкаласы +10га чаклы җиткән. 2009, 2011 елларның апреле карлы-яңгырлы булып тарихка кереп калган. 21, 22 апрель көннәрендә дә төнлә 0 градуска кадәр суыткан. 2018нең апреле дә яңгырлы, карлы булган. Ә менә соңгы өч елда исә, апрельдә һава температурасы “биеп” торган. 2019 елда 28 апрель көнне эре кар яуган, буран чыккан. 5 майда гына һава температурасы күтәрелгән – термометр +25-27 не күрсәткән.
- 1973 елның 22 апрелендә Рангазар күлендә су керделәр, - дип искә алды бер танышым да.
Сездә нинди кызыклы хәлләр бар, дуслар? Языгыз, көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев