САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда «Тәртип» радиосы FM дулкыннарда эшли башлады

Радио Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән аерым ешлыкка ия булды.

Радионың оештыручысы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә,  Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы эшли башлады.

«Тәртип» халык радиосы 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында, Чаллыда 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлый. Радионың эше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланды. Редакция һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тыңлаучылар күңеленә хуш килерлек радионы булдыру өчен бөтен тырышлыгын куячак», — диде Шамил Садыйков.

Рамил Гали

 «Тәртип» радиосы тапшырулары моңа кадәр «Болгар» радиосында чыга иде. «Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, аерым ешлыкка кире кайту Президент белән очрашканнан соң мөмкин булган.

«Чын күңелдән, бөтен халык исеменнән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсем килә. Кешелекле булганы һәм, шушы эшнең кирәк икәнен аңлап, барыбер бер хәерле нәтиҗәсен чыгарып, халыкка яңадан бүләк итеп, „Тәртип“ не кайтарганы өчен», — диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Солтан Исхаков

Радио каналы милли мәдәниятне, ретро музыканы популярлаштыруга юнәлтелгән. 

«Тәртип» беренче тапкыр эфирга 2008 елда чыга, 2 генә ай эшли. 2014 елда аерым эфир ешлыгында эшли башлый. 2 елдан соң ешлыгын югалта. «Болгар» радиосында башта тәүлегенә 3, аннары 6 сәгать «Тәртип» тапшырулары буларак чыга.

«Сыендырып, сакланып калу мөмкинлеге биргән өчен „Болгар“ радиосына һәм „Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка зур рәхмәт», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.

«Миңа радио бик ошый, мин бу радиога бөтен йөрәгем белән булышам, тыңлаучылар аны бик яраталар. Беренчедән, анда татар моңы, икенчедән - милли мирасыбыз, өченчедән - безнең дин. Кешеләр бу радионы түземсезлек белән көтәләр. Без, форматлары төрле булуына карамастан, „Тәртип“ радиосын „Болгар“ радиосында саклап калдык. „Тәртип“ радиосына аерым ешлык алу өчен күп эш эшләнде, без моңа ирештек. Чөнки „Тәртип“ халыкка кирәк», — диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

Солтан Исхаков

 «Тәртип» радиосы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында — Декабристлар урамы, 2 йортта урнашачак. Хәзерге вакытта радиога коллектив туплау процессы бара. Радионың баш мөхәррире әйтүенчә, үзенең кыйбласын саклап калачак.

«Күп җирдә элекке „Тәртип“ тәге әйберләр булганлыктан, безгә бераз гына үзгәрергә туры киләчәк. „Тәртип“ бүтән форматта эшли дигән сүз түгел, ул нигезен саклап калачак. Аның девизы да „үткән белән көткән арасында күпер салу“ дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев