Тәкермән авылында яшәүче Шәйдуллина Кәримә Әхмәдиша кызы янына барган идек беркөнне. Кызы белән каз өмәсе оештырганнар иде.
Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Кәримә апа да, ил-көннәргә - тынычлык, табыннарга муллык тели-тели, каз йолкып утыра иде. Күзлексез икәнен күргәч, шаккатык.
- Мин әле, гәҗит-журналлар, китаплар укыганда да, күзлек кимим, Аллаhка шөкер. Күзләрем күрә, кулларым эшли, аякларым йөри, тәннәрем сихәт. Аллаhка мең шөкер, зарланырлыгым юк. Оныкларым янәшәсендә гел яшәреп кенә йөрим, картаерга гел вакыт тими, - дип шаяртты ул.
Кайда гына хезмәт куйса да, сынатмый ул. Бүгенге көндә кызы гаиләсендә яши, алар укудан, эштән кайтуга, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, hәркайсын көтеп ала.
Нет комментариев