САРМАН
  • Рус Тат
  • Илексазлылар үзара салым яклы

    Район авылларында үзара салым мәсьәләләренә багышланган халык җыеннары бара.

    • Бүген ул Илексаз авыл җирлегендә дә үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов җирлек халкына тагын бер кат үзара салымның ни өчен кирәклеге, узган ел аңа башкарылган эшләр хакында сөйләде. Ә аның күләме кеше башына 200 сум итеп билгеләнде. Җирлектә үзара салымнан I төркем инвалидлар, бүгенге көндә армия хезмәте үтүче гражданнар һәм көндезге бүлекләрдә белем алучы студентлар азат ителә. Илексазлылар бер уңайдан җыелган үзара салым акчасына 2020 елда нинди эшләр башкарачаклары турында да сөйләштеләр.
      Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: