САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Илексаз волейболчылары республикада икенче булдылар

.

Татарстан Республикасы Мәктәп волейбол лигасы оештырган ярышларда безнең волейболчылар да катнаштылар. “Көнчыгыш” зонасында чыгыш ясап, укучы кызлар командалары арасында Илексаз мәктәбе командасы абсолют җиңүгә ирешеп, сезонның финал уеннарына юллама алган иде. 2 ноябрь көнне спортчы кызларыбыздан күңелле хәбәр килде. Тренерлары Ләззәт һәм Зилә Хуҗиннар ярдәме белән спортчы кызларыбыз Казанда узган финал уеннарында призлы икенче урынга лаек булганнар. Спортчыларыбызны республикакүләм зур җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X