САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Иң зәвыклы бакча” акциясе быел да дәвам итә. Түбән Ләшәүдә чәчәкләрне бер-берсе белән киңәшләшеп үстерәләр

Фәния апа да чәчәкләр үстерергә ярата.

Ул – Дүсем авылы егете, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхинның апасы. Үрмәле роза гөле аларда да үсә.
- Үзбәкстаннан кайтып йөрүче күршебез биргән иде. Бик матур гына үсеп китте, Аллага шөкер, - ди Фәния апа.
Талдан үрелгән киртә аша чалма гөлләре (пионнары) да елмая, роза, лилияләре дә сәлам бирә. Берничә төрле ылыслы агач кебек гөлләре, декоратив миләш куагы да бакчага үзенчәлекле төсмер кертәләр. Башка төрле чәчәкләр дә күп алар бакчасында.
Камиллекнең чиге юк. Матурлык, гүзәллек кайда да күзне иркәли, кәефне күтәрә. Шуны күрә белү генә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев