САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

COVID-19 дан үз белдегең белән дәваланырга ярыймы

.

  • 3 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре катнашында онлайн-режимда үткәрелгән пресс-конференциядә сүз шул турыда барды.
    Әлеге пресс-конференциянең темасы - “Үз-үзеңне диагностикалау һәм үзлегеңнән дәвалану проблемалары турында” иде.
    - Бу мәсьәлә генә түгел, проблема. Моның нигезе дә бар, күпләр үзләренә билгеләнгән дәвалау ысулларын башкалар белән дә уртаклашалар. Элек, өйдә нәрсә кабул иттегез, дигән сорауга,“парацетомол” дип җавап бирсәләр, хәзер 5-6 төрле препаратны атыйлар. Без моны һич тә хупламыйбыз. Моның үз сәбәпләре бар. Билгеле булганча, COVID-19 ның өч төрле формада үтә: җиңел, уртача һәм авыр. Авыруның хәтта җиңел формасы (үз-үзеңне начаррак хис итү, ис һәм тәм сизмәү ихтималы, тамак төбендә кымырҗу барлыкка килү) өчен дә дәвалауның өч төрле схемасы бар. Чөнки COVID-19 белән төрле яшьтәге һәм сәламәтлек дәрәҗәләре төрлечә булган кешеләр авырырга мөмкиннәр, шуңа күрә старт, ягъни башлангыч терапияне дөрес итеп сайлау мөһим. Үз белдегең белән дәвалану пневмониянең авыр формасына юл ача. Шуны да онытмаска кирәк: бүген COVID-19 ны дәвалау өчен рәсми рәвештә билгеләнгән препаратларның һәркайсының үзенең үзлекләре һәм башка дарулар белән яраклашу-яраклашмаулары бар. Әйтик, диабет, йөрәк, кан басымы кебек авырулар белән интегүче өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең авыруларына туры килә торган дарулар эчәләр. Алар белән вируска каршы даруларны да эчү табиб киңәше белән генә башкарылырга тиеш. Югары температура булганда, авыруның тагын башка төрле дару да эчүе, ә аның вирусларны үрчетүе ихтимал, - диде Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева.
    Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев