Бала туганда бирелә торган пособие 30 мең сумнан артачак
Җәмгыять

Бала туганда бирелә торган пособие 30 мең сумнан артачак

Дәүләт балалы гаиләләргә ярдәм күләмен арттыруны дәвам итә.

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 30,4 мең сумга кадәр үсәчәк. Түләүне индексацияләү 2027 елга планлаштырылган.

Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте. Аның сүзләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җиткерә.

Балалы гаиләләргә булышу — Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча гамәлгә ашырылучы «Гаилә» милли проекты максатларына туры килә.


Нет комментариев