1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларга мөрәҗәгать итте һәм өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлады.
Район башлыгы үз котлавында өлкәннәрнең җәмгыятьтәге мөһим ролен һәм аларның ил үсешенә керткән бәһасез өлешен ассызыклады:
«Сез – әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк. Күпләрегез бүген дә иҗтимагый оешмалар әгъзалары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнашучылар, иҗат һәм спорт белән янучылар», – дип билгеләп үтте Фәрит Хөснуллин.
Ул шулай ук намуслы хезмәтләре, район, республика һәм ил үсешенә керткән өлешләре өчен барлык өлкәннәргә, шулай ук сугыш еллары авырлыкларын кичереп, Ватан бәйсезлеген саклап калган ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде.
Бүгенге көндә Сарман районында өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту һәм социаль мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә дәүләт программалары уңышлы тормышка ашырыла. Районда ветераннар клубы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, һәр җирлектә ветераннар советлары эшчәнлек алып бара, ә җирле оешма-предприятиеләр өлкәннәр белән даими элемтәдә тора.
Котлау сүзләренең ахырында Фәрит Хөснуллин районның өлкән абый-апаларына иң изге теләкләрен җиткерде:
«Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер телим. Туганнарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәргә язсын», – диде район башлыгы.
Нет комментариев