Татарстанда 7 октябрьдә халыкка хәбәр итү системасының төзеклеге һәм вазифаи затларның әзерлеге тикшереләчәк. Бу турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Сиреналарны һәм мәгълүмат чараларын кабызу түбәндәге график буенча планлаштырыла:
- 10:40 – республика дәрәҗәсендә сиреналар кабызыла;
- 10:43 – махсус хәбәр телевизор һәм радиоканаллар аша тапшырыла;
- 10:44 – сиреналар муниципаль дәрәҗәдә яңгырый.
Әгәр күрсәтелгән вакытта сирена тавышы ишетелмәсә, беркайда да хәбәр итү таләп ителми. Хәбәр итү системасы 1980 елларда ук булдырылган, шуңа күрә соңыннан төзелгән яңа торак кварталларындагы мондый проблемалы зоналар белгечләргә алдан ук билгеле.
Нет комментариев