САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ләшәү тамак автокласслы булды

2019 елда Ләшәү-тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе автокласс белән тәэмин ителде. Бу кирәкле гамәл 2019 елда Республикада юл иминлеген тәэмин итү буенча максатчан программа кысаларында тормышка ашырылды.

Мәктәп җитәкчелеге тарафыннан автоклассны урнаштыру өчен аерым бүлмә булдырылды. Җәяүлеләр һәм транспорт чаралары өчен мобиль светофор, күп төрле тематик стендлар, юл билгеләре хәзер мәктәптә укучыларга һәм мәктәпкәчә белем бирү группасына йөрүче нәниләргә юл йөрү кагыйдәләрен практикада өйрәнүгә күп мөмкинлекләр тудыра.

11 декабрь көнне мәктәптә бу уңайдан зур профилактик чара уздырылды. Чарада катнашучыларны Ләшәү-тамак мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары агитбригадасы сәламләде. Башлангыч класслар «Светофор» һәм «Зебра» командаларына бүленеп кызыклы юл викторинасында катнаштылар. Юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар, юл билгеләрен пазллардан җыю, куркыныч юл ситуацияләрен чишү, балалар бакчасы группасы нәниләренең иҗади чыгышлары, һәм күптөрле бүләкләр профилактик чараны аеруча кызыклы һэм мавыктыргыч итте.

“Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең

Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе

Алсу Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев