.....– Миңа Рөстәм (исемен үзгәртеп язам) кирәк иде, белмисезме, ул биредә торамы?” – дим. – Рөстәм хатыны белән кибеткә китте, ахры. Әллә ни озак тормаслар, көтегез, - ди ул. – Нинди хатыны белән? – Үз хатыны белән, - диде дә ир, ишеген ябып, кереп китте. Мин исә, баскычка утырып, аларның кайтуларын көтә башладым. Бер сәгатьләп утырганмындыр. Баскычта Рөстәм пәйда булды. Мин, сикереп торып, аңа ташландым. Әмма бизәнгәнясанган, кыйммәтле чәшке тун кигән, миннән олырак яшьтәге хатын миңа каршы төште. – Син нәрсә, минем иргә ташланасың? – Ул – минем ирем! Рөстәм! Син кем соң әле?