Анна Денисовна 90 яшен бәйрәм итте

.

Бүген Ләке авылында гомер кичерүче Ильина Анна Денисовнага 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе  Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде.  Изге теләкләрен  җиткереп, ул Анна апага Рәсәй Президенты Владимир Путинның  Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырды. Район социаль яклау  бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры  Гөлнара Хуҗина, Ләке авыл җирлеге  башлыгы  Лилия Шәрипова, авыл ветераннар советы рәисе Ольга Асанова, балалары, килене, кияве, оныклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт, озак яшәвен теләделәр.
- Балалар янәшәсендә,  туганнар белән аралашып, дус-тату яшәү - олы бәхет, барыбыз да сәламәт булыйк, - диде Анна апа һәм ил-көннәргә тынычлык теләде.

Альбина Сабирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде