САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм.
Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар.
Изге Рамазан аенда
мөселманнарга туры юл күрсәтүче Коръән Кәрим иңдерелде. Бөтен мөселман халкы бихисап нигъмәтләре өчен Раббыны зурлый.
Ураза бәйрәмен билгеләп үтү мөселманнарның тынычлыкка, тәкъвалыкка, шәфкать һәм гаделлеккә омтылуын күрсәтә. Мөселманнар Хак Тәгаләне олылау һәм диндәшләрен Ураза гаете белән тәбрикләү өчен мәчетләргә киләләр.

Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрендә Казанда коточкыч җинаять кылынды. Бу фаҗигадә гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелде. Республика мөселманнары кайгылы көннәр кичерә, һәлак булганнарның рухларына багышлап догалар кыла, яралыларның тизрәк савыгуларын тели. Авыр кайгы татарстанлыларның бердәмлеген тагын да ныгытыр һәм мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез дип ышанам.
Кадерле дуслар, быел республика мөселманнары тормышында гаять әһәмиятле берничә вакыйга булды. Шуларның берсе – Татарстан мөселманнарының VIII съезды. Ул мөселман өммәтенең бердәмлеген һәм ватандашлар белән элемтәләрне ныгытуны максат итеп куя. Киләсе елда без – Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Һәлак булганнар рухына һәм яралылар өчен догада булыйк.
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев