САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ураза гаете белән тәбрикли

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, райондашлар!

Сезне чын күңелдән һәрбер мөселман күңеленә якын булган иң хөрмәтле, иң олуг бәйрәмнәрнең берсе – изге Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! 

Рухи камилләшү идеяләре һәм игелекле гамәлләр кылу белән тыгыз бәйле бу бәйрәм якыннарыбыз турында кайгыртырга, мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга, башка дин кешеләренә хөрмәт белән карарга өнди.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Сезнең үрнәк гамәлләрегез бихисап. Сез кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтегез белән үрнәк булып торасыз. Рамазан аенда гына түгел, даими рәвештә районыбыз тормышында актив катнашып, төрле милләтләр һәм дин вәкилләре арасында дуслык традицияләрен ныгытуга, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Мәңгелек кыйммәтләр – рәхим-шәфкать, мәрхәмәт кебек асыл төшенчәләрне үзегез өчен тормыш өлгесе итеп, янәшәдәге кешеләргә игелек кылып яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм!

Ураза Гаетенең шифалы догалары һәр мөселман кешесе күңеленә дәва булсын, тоткан уразаларыбыз кабул, биргән  сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле 
гамәлләребезне дәвамлы итеп, Аллаһы Тәгалә һәр эшләребедә уңышлар насыйп итсен иде.

Изге бәйрәмебез йортыбызга шатлык, татулык, бәрәкәт китерсен, күңелләргә тынычлык, ышаныч иңдерсен. Барыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тормышыгызда иминлек, муллык телим!

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев